Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кемпф Групп» (Kempf Gruppe) компаниясе вәкилләре белән очрашты.

2021 елның 15 мае, шимбә

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кемпф Групп» (Kempf Gruppe) компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Очрашу барышында төзелеш өлкәсендә булган ихтимал хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Компания вәкилләре Казан шәһәренең индивидуаль торак базарында архитектура, төзелеш, энергия саклау технологияләре стандартларын тормышка ашыру программасын тәкъдир иттеләр.

Очрашуда Татарстанның ГФРдагы сәүдә вәкиле Таһир Гатауллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Белешмә өчен:

«Кемпф Групп» компаниясе Германиядә күчемсез милек базарында 15 ел эшли. Эшчәнлеге нигезендә төзелеш бизнесы булган компанияләрнең немец төркеме булып тора. РФ Сәүдә вәкиллеге белән хезмәттәшлек итә, Аахен шәһәре Сәүдә Палатасы әгъзасы булып тора . Германия, Россия һәм Европаның башка илләрендә төзелгән йортлар һәм башка объектлар проектлары бар. http://kempf-gruppe.com/building/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International