МУЛЛА

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Дуслар, сезне татар кинематографын чын мәгънәдә яңа дәрәҗәгә чыгарган "Мулла" кинофильмының Берлиндагы премьерасына чакырабыз. Чара фильмның Ауропа буенча узасы турының өлеше һәм Berlin Tatar Yäshläre // Tatarische Jugend Berlins // Berlin Tatar Youth-нең #tatMADEniaet проектының кысаларында тәкъдим ителә. Проектның максаты - интернациональ тамашаны заманча татар мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру. Махсус тамашачыларга фильм турында сөйләр өчен "Мулланың" продюсеры, композиторы һәм сценаристы булган Марат Әхмшәтшин да премьерага килеп чарада катнашачак.


Тел: Татарча
Субтитрлар: Алманча.
Трейлер: теркәлгән.
Кереш: бушлай.

"Мулла" - Туфан Миңнуллинның шул ук исемдәге пьесасына нигезләнеп эшләнде.

Фильмның төп герое Әсфәндияр, төрмәдән чыккач, абыйсы тәкъдиме белән авылга мулла булып кайта. Авылда яңа мулланың пәйда булуы кискен каршылык тудыра. Әсфәндияр авыр сынаулар аша узып, золым белән көрәшнең уңай нәтиҗәләрен күрә һәм шушы эшне дәвам итүне үзенең бурычы икәнен аңлый.

Призлар:
1. «Восток Запад, Классика и авангард» Халыкара кинофестивале, «Иң яхшы фильм» һәм «Иң яхшы ир-ат роле» номинацияләрендә ике приз.
2. Казан шәһәрендә уздырылган Халыкара мөселман фестивале . «Иң яхшы режиссер эше» номинациясендә приз, «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» Татарстан Республикасы президенты призы

Режиссер: Рамил Фазлиев, Әмир Галиаскаров
Сценарий язучы: Илгиз Зәйниев, Марат Әхмәтшин
Продюсер: Марат Әхмәтшин, Миләүшә Айтуганова
Оператор: Юрий Данилов
Монтаж ясаучы: Азат Дәүләтшин
Композитор: Марат Әхмәтшин
Куючы рәссам: Ленар Гыйльметдинов
Төп рольләрне башкаручылар: Рамил Фазлыев, Гүзәл Гаффарова, Рафик Таһиров, Марат Бәшәров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International